Район башкарма комитетының утырышлар залында өченче чакырылыш ТР Ютазы район советының XXVI утырышы район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә үтте.
Район финанс-бюджет палатасы рәисе Руфия Мөхәммәтова депутатлар һәм чакырылган җитәкчеләр, иҗтимагый оешма вәкилләре алдында 2018 елда район бюджеты үтәлеше турында доклад белән чыкты. Район башкарма комитетының Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Руслан Рәкыйпов узган елда Җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы тарафыннан башкарылган эшләргә анализ ясады. Утырышны районның контроль-исәп палатасы рәисе Римма Хафизова дәвам итте. Ул, шулай ук, үзе җитәкчлелек итә торган ведомствоның 2018 елда башкарган эшчәнлеге турында сөйләде.
Депутатлар барлык палаталарның эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип тапты.