Урыссу бистәсендә Янгын сагы көнен бәйрәм итү уңаеннан тантаналы митинг узды

2019 елның 30 апреле, сишәмбе

Бүген Урыссу бистәсендә тантаналы рәвештә Россия янгын сагы оешуга 370 ел тулуны билгеләп үттеләр.

Тантаналы вакыйга уңаеннан Мәңгелек ут янына җыелган бәйрәмчә формадагы янгын сүндерү хезмәте хезмәткәрләрен Янгын сагы көне белән Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Джанна Волкова котлады. Котлау сүзләре белән шулай ук “утлы фронт” каһарманнарына ТР буенча 11 нче Федераль янгынга каршы отрядның 42 янгын сүндерү хезмәте начальнигы Фәнил Нуриәхмәтов мөрәҗәгать итте. Аннары ул Ютазы районы янгын сүндерүчеләренә юбилей медальләре тапшырды. Үз хезмәттәшләренә дулкынландыргыч шигъри бүләкне рядовой Камил Шәмсиев тәкъдим итте, ә бүлек командиры Тимур Синәгулов җыр башкару сәләте белән таң калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International