Сезне чын күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! 1Май көне барлык буыннарның иң яраткан бәйрәмнәренең берсе булды һәм шулай булып кала да һәм ул хаклы рәвештә халыкчан санала ала. Беренче май - үзе белән язны алып килә торган бәйрәм, ул безгә үз хокукларыбызны һәм мөмкинлекләребезне тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә. Шулай ук бу көн - көндәлек хезмәтләре белән кече ватаныбызның киләчәген булдырган кешеләр бәйрәме. Безнең максатларның бердәмлеге нәтиҗәсендә район матур, төзек, имин булачагына ышанам.
Кадерле якташлар! Сезгә уңышлар һәм районыбызның чәчәк атуын телим! Сезнең өметләрегез аклансын! Һәр йортка бәхет һәм иминлек килсен! Сезгә һәм якыннарыгызга сәламәтлек, игелек һәм язгы кәеф телим! Бәйрәм белән!
Ютазы муниципаль район башлыгы Р. М. Нуриев.