Кәрәкәшлелеләр зиратны тәртипкә китерде

2019 елның 5 мае, якшәмбе

Кәрәкәшле авылында Каран-Чишмә урамы янында урнашкан зират территориясен җыештыру буенча өмә узды, анда Кәрәкәшле мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм авыл халкы катнашты.

Сүз дә юк, авыл халкы, гадәттә, зиратка якыннарының һәм туганнарының каберләрен җыештырырга бара, әмма бу юлы, хәер, узган елдагы кебек үк, алар алдында катлаулырак бурыч тора иде - зират территориясендә җыелган чүп-чарны җыештыру. Бу – таушалган веноклар һәм ясалма чәчәкләр, тәре һәм киртәләр, сынган агач ботаклары һәм шешәләр. Шуңа күрә алдан әзерләнгән инвентарьны кулларына алып һәм берничә төркемгә бүленеп, өмәдә катнашучылар зират территориясен ботаклардан, коелган яфраклардан һәм башка, озын кыш буе җыелган чүп-чардан арындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International