"Мин татар малае, татар кызы» бәйгесендә мәктәпкәчә яшьтәге балалар үзләренең осталыкларын күрсәттеләр.
Конкурс балаларны туган телгә һәм республиканың тарихи-мәдәни мирасына җәлеп итү максатыннан үткәрелде. «Гаилә» паркы сәхнәсендә тамашачылар каршында Урыссу бистәсе һәм район авыллары балалар бакчаларыннан тугыз нарасый җырда, биюдә һәм шигырь уку осталыгында сәхнә тотты. Кечкенә артистларга аларның әти-әниләре ярдәм итте. Конкурста катнашучыларның барысы да үз бурычларын бик яхшы үтәде һәм татлы бүләкләр кабул итеп алды.