Төбәкара предмет олимпиадалары

2019 елның 5 мае, якшәмбе

Урыссу гимназиясе маясына тагын бер җиңү өстәлде!

Урыссу гимназиясенең 9-11 сыйныф укучылары төрле фәннәр буенча КФУ ның төбәкара фән олимпиадаларында актив катнаштылар.

"Тел, әдәбият һәм сәнгать" төбәкара фән олимпиадасының нәтиҗәләре билгеле булды.

Очный тур нәтиҗәләре буенча җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Алар арасында 10 нчы сыйныф укучылары - ике җиңүче һәм бер призер бар: Хәкимова Алия - татар теле буенча җиңүче (укытучысы Садыйкова Фирүзә Илкам кызы); Ковалева Аделина - рус теле буенча җиңүче (укытучысы Зиннәтуллина Рамилә Хәлим кызы), Баталова Гөлназ - әдәбият буенча призер (укытучысы Зиннәтуллина Р. Х.).

Шулай ук КФУның ел саен үткәрелә торган төбәкара предмет олимпиадасында 10 А сыйныфы укучысы Юнысова Алия рус әдәбияты буенча призер булды (укытучысы Зиннәтуллина Р. Х.).

Гимназиячеләрне һәм аларны әзерләгән укытучыларны котлыйбыз!!!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International