Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Гаилә паркы»нда яз һәм хезмәт бәйрәменә багышланган «Май калейдоскобы» конкурс - уен программасы үткәрделәр.
Үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова балаларны бәйрәм тарихы белән таныштырды, шулай ук бер атналык каникуллары белән котлады, аны малайларның һәм кызларның файдалы итеп үткәрүләрен теләде. Чара «Арам-зам-зам» күңелле көе астында флэш-моб белән башланып китте, анда балалар алып баручы артыннан бию хәрәкәтләрен бик теләп кабатлады. Алга табан малайларга һәм кызларга күңелле сәяхәт һәм уеннар иленә сәфәр тәкъдим ителде. Балалар ике командага бүленеп, «Загадки для разрядки», «Алиса и Кот Базилио», «Лихие наездники», «Передай мяч поверху», «Веревочка», «Перенеси урожай», «Сильная рука», «Я+Ты», «Мотальщики» кебек уеннарда актив катнаштылар, шулай ук «Кулинар викторина”да үзләренең эрудицияләрен күрсәттеләр. Чарада катнашучылар төрле яшьтә булуга карамастан, программа вакытында барысы да үзләрен бердәм команда итеп хис итте. Мавыктыргыч программа балаларга бик күп уңай эмоцияләр, яхшы кәеф һәм яңа танышулар бүләк итте.
Әлеге чарага шулай ук «Книжная радуга» китап күргәзмәсе әзерләнде, анда балалар бик теләп яңа төсле журналлар актарды һәм балаларның яраткан язучыларының китапларын карады. Үткәрелгән чара бик күңелле һәм эчтәлекле булды. Ә балаларның янып торган күзләре, шатлыктан алсуланган йөзләре бәйрәмнең уңышлы узуына тагын бер дәлил иде. Барлык катнашучылар да татлы призлар белән бүләкләнде.