Татарстанда «Ветеранга хат» акциясе башланды. Акция кысаларында барлык почта элемтәсе бүлекләрендә Бөек Җиңү көне уңаеннан ветераннарга котлау җибәрү өчен махсус почта ящиклары урнаштырылачак, тәбрикләүне һәрбер теләүче юллый ала.
Акциядә катнашу өчен ветеранга хат язарга, почта маркасын ябыштырырга һәм хатны махсус почта тартмасына салырга яки маркасыз открытка алып котлауны конвертта җибәрергә мөмкин.
Җибәрүче аерым ветеранның адресын һәм исемен белмәскә мөмкин. Бу очракта хат алучы ветераннарны почта хезмәткәрләре махсус сайлый. Әгәр котларга теләүче берничә ветеранны тәбрикләргә тели икән, котлау открыткаларын республиканың картлар йорты адресына язарга мөмкин - барлык хатлар да үз адресатларын табачак.
Акция 12 майга кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татарстан Почтасы» идарәсе – “Почта России” федераль дәүләт унитар предприятиесе филиалының матбугат хезмәте.