Акциягә кызыл канәфер рәвешендәге значок сатып алып, ярдәм итәргә була.
Татарстан Республикасында «Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе старт ала.
Әлеге акциягә теләге булган һәркем ярдәм итә ала. Моның өчен бөтен Россия буенча челтәр кибетләрендә, шулай ук үз шәһәр урамнарында «Җиңү волонтерлары " хәрәкәте активистларыннан кызыл канәфер рәвешендәге значок сатып алырга кирәк. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештыручылар сылтамасы белән хәбәр итә.
Сатылган һәрбер значок - ул медицина ярдәменә һәм дару препаратларына мохтаҗ булган сугыш ветераннарына һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучыларга ярдәм итүгә зур өлеш.
"Кызыл канәфер» акциясен ел саен 1 майдан 22 июньгә кадәр «Буыннар хәтере» хәйрия фонды оештыра.
"Акциянең максаты - илнең патриотик символы — кызыл канәфер турында бәян итү аша Россия хәрбиләре катнашкан барлык сугышлар һәм конфликтлар ветераннарына медицина ярдәме күрсәтү өчен акча җыю", - диелә хәбәрдә.
Узган елны да Татарстан Республикасында әлеге акция узды. Аның нәтиҗәләре буенча, республикада 144 мең 407 сум акча җыелды, бу сумма «Буыннар хәтере» фондына күчерелде. Фондны өстәмә финанслаганнан соң, «Казан шәһ. ветераннары өчен госпиталь» ДАССО өчен гомуми суммасы 2 684 300 сум тәшкил иткән медицина җиһазлары сатып алынды.
Өстәмә ирекле иганәне Фондның рәсми сайты аша теләсә кайсы вакытта күчерергә мөмкин .
Тулырак мәгълүмат: https://www.tatar-inform.ru/news/2019/05/06/650185/