Заводлылар үз ветераннарын котлады

2019 елның 6 мае, дүшәмбе

"Электросоединитель» заводы коллективы бүген үз ветераннарын Җиңү көненә багышланган бәйрәм митингына чакырды.

Традицион очрашу предприятиедә эшләгән Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәре язылган истәлекле таш янында узды. Кунакларны заводның генераль директоры Рәшит Нәбиуллин котлады. Производство ветераны Всеволод Орехов тантанада катнашучылар белән оккупациядә булган вакыттагы хатирәләре белән уртаклашты. Җыелучылар һәлак булган сугышчыларны бер минут тын калып искә алдылар һәм Хәтер ташы янына чәчәкләр салдылар. Чараның тантаналы өлеше тәмамлангач, ветераннар чәй табынына чакырылды, алар әңгәмә вакытында сугыш елларына туры килгән яшьлек елларын һәм бергәләп заводта эшләгән чорларын искә алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International