Ютазы районында, Алабакүл бистәсе янында асфальт заводы төзелә.
Эшләр тулы куәтенә бара, чөнки бурыч ике айга сыешу иде. Төзекләндерү һәм яшелләндерү буенча район предприятиесенең яшь һәм энергияле җитәкчесенең моны тормышка ашырачагына шикләр калмый. Беренче җиһазлар кайтарылган, май башында калган җайланмалар кайтарылып бетәчәк, аннары җыю һәм монтажлау башланачак. Илшат Камалдинов сүзләренә караганда, май ахырына заводны файдалануга тапшыру планлаштырыла.
- Заводның җитештерүчәнлеге - сәгатенә 80 тонна асфальт тәшкил итәчәк. Предприятиенең уникальлеге шунда ки, ул модульле, тиз җыела, барлык заманча таләпләргә туры килә. Аерым узеллар, модульләр өстәп, аның җитештерүчәнлеген ике тапкыр арттырырга мөмкин. Беренче этапта әлеге предприятиедә хезмәткәрләр штаты 15 кеше тәшкил итәчәк. Персонал өлешчә сайланган инде. Йөкләнеш арткан очракта, хезмәткәрләр саны да артачак, чөнки комплекс тәүлек буе эшләү графигына исәпләнгән, - дип билгеләп үтте Илшат Римат улы.
Юлларны, тротуарларны ремонтлау мәсьәләсе – автомобильчеләр өчен дә, җәяүлеләр өчен дә - “авырткан төш”, аңа район хакимияте тарафыннан аерым игътибар бирелә. Асфальт җитештерү буенча үз заводын булдыру районга әлеге материалга булган ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерергә һәм барлык юлларны сыйфатлы хәлгә китерергә мөмкинлек бирәчәк.