6 май көнне Ютазы районы үзәк китапханә системасының Үзәк балалар китапханәсе, Самара өлкә балалар китапханәсе инициативасы белән оештырылган унынчы Халыкара «Балаларга сугыш турында укыйбыз-2019» акциясендә катнашты. Аның төп максаты – 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятының иң яхшы үрнәкләре мисалында балаларда һәм яшүсмерләрдә гражданлык һәм патриотлык хисләре тәрбияләү. Быел анда 1 санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Китапханәче Илсөяр Шәрипова балаларга сугыш чоры һәм илебез Җиңү хакына түләгән кыйммәт бәя турында сөйләде, шул ук вакытта видеоматериаллар күрсәтелде, сугыш еллары җырлары яңгырады. Бакчада тәрбияләнүчеләр янына балачагы сугыш елларына туры килгән Ковалева Лидия Леонтьевна чакырылган иде, ул дошман тарафыннан оккупацияләнгән территориядә кичергән дәһшәтле еллары турында бәян итте. Кунак балаларга шушы авыр елларда исән калу өчен ниләр күрергә, ничек яшәргә туры килүен дулкынланып сөйләде. Лидия Леонтьевна шулай ук дәһшәтле елларга һәм Бөек Җиңүгә багышланган үзе иҗат иткән «День Победы», «Клянемся павшим” шигырьләрен укыды. Балалар сугыш еллары шаһиты хатирәләрен зур игътибар һәм зур кызыксыну белән тыңладылар. Аннан соң акциядә катнашучылар Радэль Вәлиев, Ангелина Афанасьева, Динара Шәймәрданова, Илдус Мөхәммәтшин да сугыш елларына багышланган шигырьләр укып узды. Акциядә катнашучылар һәлак булган җиңү солдатларын бер минутка тын калып искә алды. Әлеге чара кысаларында балаларга Константин Паустовскийның "Похождения жука-носорога» дигән хикәясе кычкырып укылды. Уку әңгәмә-диалог формасында үтте, аның барышында балалар алып баручы белән бергә йомгак ясадылар - фикер алыштылар, хикәя турында үз фикерләрен әйттеләр.
Чара мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен Бөек Ватан сугышы турында балалар әдәбиятына күзәтү тәкъдим ителгән "Сугыш турында китаплар укыйбыз!» китап күргәзмәсен карау белән тәмамланды. Чөнки нәкъ менә китаплар иң дәһшәтле сугышны, җиңүнең нинди корбаннар хакына яулануын онытырга мөмкинлек бирмәячәк. Әгәр без сугыш турында китаплар укысак, дәһшәтле еллар турында хатирәбез җуелмаячак! Чара ахырында барлык катнашучылар да Лидия Леонтьевнага рәхмәт әйттеләр, аны якынлашып килүче бәйрәм - Җиңү көне белән котладылар.