Ютазы авыл җирлеге башлыгы Гөлнара Сафиуллина сугыш ветеранын һәм сугыш ветераннарының тол хатыннарын Җиңү бәйрәме белән котлады

2019 елның 7 мае, сишәмбе

Ютазы авыл җирлеге башлыгы Сафиуллина Гөлнара Бөек Ватан сугышы ветераны Сираҗев Ягъфәр Сираҗ улын якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм район башлыгы Нуриев Р. М. исеменнән бүләк тапшырды. Шулай ук җирлек башлыгы район башлыгы исеменнән сугыш ветераннарының тол хатыннары Гөлчирә Мөхәммәтгали кызын, Гарвия Шәрип кызын, Гөлчирә Җәләлетдин кызын котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International