Җиңү көне алдыннан Үзәк китапханә шигърият сәгате уздырды

2019 елның 7 мае, сишәмбе

7 май көнне, Җиңү бәйрәме алдыннан, Үзәк китапханә хезмәткәрләре Урыссудагы 3 санлы мәктәпнең 8 нче сыйныф укучылары белән «Строка, оборванная пулей» дип исемләнгән шигърият сәгате үткәрде. Чара сугыш утына батырларча атлаган, канонадалар гөрелтесеннән курыкмаган, яу кырында башларын салган – әмма үзләреннән соң якты эз – үлемсез шигырьләр калдырган шагыйрьләргә багышланды. Алар без тыныч күк астында яшәсен өчен гомерләрен биргән шагыйрьләр - Всеволод Багрицкий, Павел Коган, Николай Майоров, Елена Ширман, Муса Җәлил. Чарада катнашучылар Бөек Ватан сугышы фронтларында 48 шагыйрьнең каһарманнарча һәлак булуын белделәр. Аларның иң өлкәненә, Самуил Росинга-49, ә иң яше - Всеволод Багрицкийга яңа гына 20 яшь тулган була. Солтанова Вероника һәм Сәгъдиева Элина Николай Майоровның «Нам не дано спокойно сгнить в могиле” һәм Муса Җәлилнең «Батырлык турында» шигырьләрен укыдылар. Чара барышында Бөек Ватан сугышы турында презентация һәм видеороликлар күрсәтелде, шулай ук балалар Павел Коган сүзләренә «Бригантина» җырын тыңладылар.

Вакытның үз хәтере бар... Безнең бу сугыш дәһшәтен онытырга хакыбыз юк, ул яңадан кабатланырга тиеш түгел. Ирек өчен яуда һәлак булган яугир даны мәңгелек.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International