Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында ”Бабамнар хатирәсе” рәсемнәр бәйгесе узды

2019 елның 8 мае, чәршәмбе

Дистә еллар дәвамында Җиңү көне 9 май Россиядә иң дулкынландыргыч, иң изге бәйрәм һәм күркәм дата булып кала. Башка бер генә бәйрәм дә аның белән тиңләшә алмый. 7 май көнне Кәрәкәшле авылы мәдәният йортында балаларга патриотик тәрбия бирү, үз ватаныңа мәхәббәт һәм Җиңү яулаган кешеләргә хөрмәт тәрбияләү, уңай рухи күтәрелеш формалаштыру максатыннан Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган Бабамнар хәтирәсе" дип исемләнгән чара булып узды.

Без балаларыбызда бу сугышка нинди мөнәсәбәттә булырга һәм аны ни өчен хәтердә тотарга дигән сорау тумаячагына ышанабыз. Без бу куркыныч сугышта җиңү яулаган ата-бабаларыбызны хәтердә тотабыз икән, үз балаларыбызга да иң югары кыйммәтләрне - патриотлык һәм үз Ватаныбызга мәхәббәт сыйфатларын тапшыра алабыз. Моның белән без һәр баланың шәхесен, алардан соң килгән буыннарны формалаштыру өчен нык нигез булдырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International