Бүләкләр үз ияләрен тапты.

2012 елның 19 июле, пәнҗешәмбе
Бүген утырышлар залында 2010 нчы елда узган Бөтенроссия халык санын алу активистларына тантаналы төстә грамоталар һәм медальләр тапшыру булды.

          Республикада халык исәбен алу буенча районнар арасында конкурс игълан ителгән иде. Нәтиҗәләр буенча Ютазы районы мактаулы өченче урынга лаек булды. “Әлеге җиңү – сезнең барыгызның да хезмәте, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы урынбасары Рәмзия Хәкимова халык санын алучыларга. – Һәм мин сезнең барыгызга нәтиҗәле хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм. Республика җитәкчеләре шулай ук сезнең хезмәтне югары бәяләде, һәм бүген миңа сезне тәбрикләү миссиясе тапшырылды.” Әлеге сүзләр белән Рәмзия Хәкимова тәбрикләү церемониясен башлады. Бөтенроссия халык санын алудагы хезмәтләре өчен 34 кешегә медаль тапшырылды. 17 кеше мактау дипломнарына ия булды.

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International