Безнең районда "Нык гаилә" партия проекты кысаларында, ата-аналар белән төрле конкурслар һәм ярышлар үткәрү традициягә әйләнде, аның максаты - гаилә институтын һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту.
Балалар иҗаты үзәгендә «Ата һәм ул – бер сафта” дип аталган район ярышлары узды, анда үсмер малайлар үзләренең әтиләре белән мылтыктан атуда, автоматны сүтеп җыюда, хәрби тематикага викторинада, куллар белән идәннән күтәрелүдә, противогаз киюдә ... ярыштылар. Кәрәкәшле мәктәбеннән Баһаветдиновлар гаиләсе җиңүче дипломына лаек булды, 2 урынны Ютазы мәктәбеннән Фәтхрахмановлар гаиләсе алды, 3 урында - Димтамак мәктәбеннән Миргалимовлар гаиләсе. Җиңүчеләрне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!