9 майдан башлап Татарстан Республикасы территориясендә һава температурасы 25-30 градус булган аномаль-эссе һава торышы урнашты, бу җылылык климатик нормадан 9 градуска һәм аннан да югарыракка артык. Аномаль-эссе һава торышы республикада 16 майга кадәр сакланачак, алга таба максималь температура 27-33 градуска кадәр күтәрелер дип көтелә.
Алмашынучан болытлы һава.
Явым-төшемсез.
Җил көньяк-көнчыгыштан, секундына 4-9 метр, урыны белән көчәйгәндә секундына 13 метрга кадәр.
Һаваның минималь температурасы төнлә +12..+17º ,
көндез максималь һава температурасы +27..+32 .º