Алты турдан торган квестта катнаштылар

2019 елның 13 мае, дүшәмбе

12 май көнне Ютазы урта мәктәбендә 9-11 сыйныф укучылары "Җиңү өчен!" квестында катнаштылар.

Квест 6 турдан торды: "Хәтер аллеясы", "Тормыш буйлап җыр белән", "Герой-шәһәрләр", "Хәтердә сакласыннар өчен...", " Морзе әлифбасы” "Привалда".

"Яшел патруль" мәктәп урманчылыгы активистлары "Хәтер аллеясы"турын оештырды. Һәр командада катнашучы Ютазы урта мәктәбе территориясендә, шулай ук Ютазы авылы мәдәният йорты янында миләш утырту урынында Бөек Ватан сугышы ветераннары хөрмәтенә куелган табличкага "Хәтер аллеясы" рәсемен ясадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International