Хәзерге заманда наркоманиягә каршы көрәш уртак проблема булып тора. Без дә бу җәһәттән үз фикеребезне җиткерергә теләп, авыл яшьләре белән чара үткәрергә карар иттек. Малайлар һәм кызлар әлеге темага презентация карады, наркомания проблемалары турында фикер алышты, наркоманнарның тормыш тарихы белән танышты.