Тукай исемендәге җәмгыятьтә – яңа көч

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Тукай исемендәге җәмгыятьнең яшь механизаторы Ленар Усмановка, моңа кадәр КамАЗ автомашинасында эшләгән ир-егеткә, быел хезмәт коллективы тагын да җаваплылар эш тармагын ышанып тапшырган. Механизатор чәчү кампаниясенә май башында гына әле хуҗалыкка кайтып җиткән компьютерлаштырып заманча ясалган өр-яңа чәчү комплексы белән чыккан.

- Бу чәчү комплексын без “Росагролизинг” аша техника паркларын яңарту программасы буенча сатып алдык. Бөртекле культуралар, кукуруз чәчелеп бетте. Инде беренче шытымнар пәйда булды. Хәзер безнең алда үсемлекләрнең рәт араларын эшкәртү, аларны корткычлардан һәм чүп үләннәре һөҗүменнән саклау бурычы тора, - дип билгеләп узды Тукай исемендәге җәмгыять директоры Рамил Газизуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International