15 майда Кәрәкәшледә Гаилә көненә багышлап “Гаилә – минем таянычым” чарасы үткәрелде

2019 елның 16 мае, пәнҗешәмбе

Катнашучыларны бәйрәм белән Кәрәкәшле авыл җирлеге башлыгы вазыйфаларын башкаручы Гөлнара Хәмидуллина котлады. Китапханә мөдире Ирина Әхмәтова китап күргәзмәсе әзерләгән иде. Катнашучыларга балаларны тәрбияләүдә һәм илнең тулы канлы гражданнарын формалаштыруда гаиләнең роле турында презентация күрсәтелде. Бәйрәм өстәл артында дәвам итте, биредә гаиләләр белән "Гаилә девизы", "Баланың исеме нәрсәне аңлата", "Кызыклы табышмаклар" һәм "музыкаль конкурс" кебек бәйгеләр үткәрелде. Шулай ук кунакка Бичура да килде һәм берничә конкурс уздырды. Бәйрәм «Аерылмагыз» җыры белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International