Бүген «Гаилә» паркында сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен кече Сабантуй узды
Парк амфитеатрында тамашачылар район мәдәният йорты артистлары әзерләгән концерт караган вакытта, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге тарафыннан төрле конкурслардан торган уен программасы уздырылды, анда һәркем татлы бүләк ала алды! Хәтта бәйрәмдә катнашучыларга салкын һава торышы да комачауламады: алар барлык уеннарда да актив катнаштылар һәм канәгать калдылар!