Чүптән арынылды

2012 елның 24 июле, сишәмбе
Район предприятиеләре эшчеләре 13 июльдән 20 июльгә кадәр 60 йөк машинасыннан артык чүп җыйдылар һәм чыгардылар. Беркетелгән территорияләрне чистартуга “Электросоединитель” ААҖ, “Урыссу химия заводы” ЯАҖ, “Урыссу электромеханика заводы” ААҖ, Әпсәләм төзелеш конструкцияләре һәм материаллары комбинаты, “Волма”, Урыссу ГРЭСы, “Уруссу-Водоканал” ААҖ, “Урыссу җылылык челтәрләре” ҖЧҖ, “Теплосервис” МУП коллективлары чыкты.

Андрей Николаевич, тулаем алганда, эш яхшы башкарылган, дип билгеләп үтте. Бердәнбер шелтә - территориядә вак чүп калган. Аны предприятие җитәкчеләре оператив рәвештә җыеп алырга вәгъдә иттеләр.

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International