2018-2019 уку елында Татарстан Республикасында «Укучының мәдәни көндәлеге» мәдәни-белем бирү проекты тормышка ашырылды.
Уку елы дәвамында Ютазы районының башлангыч сыйныфларында белем алучы 824 укучы көндәлекләрдәге мәгълүмат ярдәмендә Татарстанның мәдәни объектлары белән таныштылар, шулай ук мәдәният учреждениеләрендә булудан алган тәэсирләре белән уртаклаштылар. Уку елы дәвамында укучылар сыйныф, ата-аналар белән яки мөстәкыйль рәвештә төрле чараларда булдылар һәм көндәлекләрендә үзләренең хис-кичерешләрен бәян иттеләр. Алар аның битләрен матур итеп бизәделәр, биремнәр үтәделәр, сорауларга җавап бирделәр, фоторәсемнәр, рәсемнәр һәм уку китаплары, музей һәм театрларга йөрүләре турында яздылар.
18 май көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Укучының мәдәни көндәлеге " Республика мәдәни-белем бирү проектының район этабында актив катнашучыларны бүләкләү һәм йомгаклау чарасы узды. Бүләкләү тантанасына 4 җиңүче һәм иң актив ата-ана, шулай ук 21иң актив проектта катнашучы чакырылган иде.