А.С. Пушкин - Россиядә иң яратылып укыла торган шагыйрь

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бөек шагыйрь, язучы, драматург, хәзерге заман рус әдәби телен барлыкка китерүче Пушкин һәр рәсәйле язмышына үзенчә килеп керә. Аның әсәрләре гомер буе укыла һәм хәтердә кала .

17 май көнне район мәдәният йортында бөек шагыйрьнең тууына 220 ел тулуга багышланган әдәби - музыкаль кичә булып узды.

Чараны ул чорның традицион вальсы белән «Ютазы йолдызлары» халык бию ансамбле ачты. Программаны алып баручылар Юля Агафонова һәм Ирина Иванаевская тамашачыларны бөек шагыйрьнең иҗаты һәм тормыш юлы белән таныштырдылар.

Бу искиткеч илһам белән сугарылган кичәдә тамашачылар артистлар башкаруында төрле номерлар күрә алды.

“Маски” театраль студиясенең “У лукоморья дуб зеленый” шигыре постановкасы, Ютазы мәктәбе укучылары башкаруында “Сказка о попе и работнике его Балде” әкияте, Кече Урыссу мәкәбе сәхнәләштергән “Барышня крестьянка” әсәре бер тамашачыны да битараф калдырмады.

Иң яшь чыгыш ясаучы Регина Ганиева "Сказка о мёртвой царевне» әкиятеннән өзек укып, залдагы барлык тамашачыны да үзенә гашыйк итте.

“Истоки” халык ветераннар хоры "Пушкинские березы” дип җырлады, Лиана Вәлиуллина, Ильяс Галимуллин, Сәитова Асельнең фортепианода уйнаулары бу кичтә шундый актуаль булды.

Исхаков Илдар «Зимняя дорога» шигырен укыды, Эльвира Арсланова “Татьянаның Онегинга хат”ын сөйләп тамашачыларны дулкынланырга мәҗбүр итте.

Равил Гайсин «Я памятник воздвиг себе нерукотворный» шигырен укыды, “Узник” шигырен - Ксения Полякова . Әлфия Камалиева башкаруында «Я Вас любил” һәм “Я помню чудное мгновение” җыры кичәгә аерым романтика һәм дулкынлану өстәде .

Чара башланыр алдыннан тамашачылар район мәдәният йорты фойесында “тере” картиналар – балыкчы картны һәм алтын балыкны, акыллы песине, тәрәзә янындагы өч кызны, китаплары белән бөек шагыйрьнең үзен күрә алдылар. Бу кичтә чын аншлаг булды дисәк тә артык түгел. Бу турыда тамашачылар белән шыгрым тулган зал һәм сәхнәдә чыгыш ясарга теләүчеләрнең күплеге сөйли.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International