Дәүләт Советы депуаты Ирек Салихов сайлаучылар янында

2019 елның 20 мае, дүшәмбе

Бүген ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов Ютазы районына эшлекле сәфәр белән килде.

Район башлыгы Рөстәм Нуриев белән күрешкән кунак район сукырлар җәмгыяте рәисе Гөлнара Әбилтарова белән очрашты. Ирек Салихов, күрмәүче кешеләр гозерен исәпкә алып, җәмгыятькә вәгъдә ителгән махсус программалы ноутбук бүләк итте. Аннан соң ул гражданнарны кабул итте һәм яңгыраган сорауларга кулдан килгән кадәр ярдәм итәргә сүз бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International