Сыйфатлы белем нигезе – заманча дәрес

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Бүген Бәйрәкә мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары узды.

Фоат Садриевның “Таң җиле” әсәре буенча татар әдәбияты дәресе (укытучы Сабирҗанова В. С.), укытучы Халикова Г. И. уздырган "Сүз турында сүз" дәрестән тыш чарасы федераль дәүләт белем бирү стандартлары нигезендә үткәрелде. Педагоглар эшенең системалылыгын билгеләп үтәсе килә, бу укучыларның җавапларында чагылыш таба, алар фикер йөртә, анализлый һәм үз фикерләрен кыю рәвештә әйтә белә.

Тәнкыйди фикерләү технологияләре буенча чыгыш / Йосыпова З. В./, квалификация күтәрү курсларын үтү нәтиҗәләре буенча/ Гарипова З. Х./, дәрестән тыш эшчәнлек һәм мастер-класс буенча методик тәкъдимнәр /Хәбибуллина С. Р. / укытучылар игътибарын тагын бер кат уку процессын системалаштыруга юнәлтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International