«Балаларга сугыш турында укыйбыз-2019»

2019 елның 21 мае, сишәмбе

Балалар - иң рәхмәтле һәм игътибарлы тыңлаучылар, актив укучылар. Үзәк балалар китапханәсендә булган ресурсларны файдаланып, китапханә хезмәткәрләре кечкенәләрнең мәдәни һәм мәдәни-патриотик үсешләренә оптималь шартлар тудыралар, балаларның белемгә омтылу, коммуникатив һәм китап аша нарасый үсеше өчен мөһим мохит барлыкка китерәләр.

Самара өлкә балалар китапханәсе инициативасы белән 2019 елның 6 маенда Бөек Җиңү көненә багышланган «Балаларга сугыш турында укыйбыз-2019" X Халыкара акциясе узды.

Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре бу акциядә актив катнашты, аларның тыңлаучылары 1 санлы балалар бакчасы тәрбияләнүчеләре булды.

Үзәк балалар китапханәсе мөдире Юлия Агафонова әлеге акциядә катнашканы өчен балалар бакчасы мөдире Лилия Әхмәтҗановага, «Балаларга сугыш турында укыйбыз " Х-халыкара акциясендә катнашучы дипломын тапшырып, иҗади уңышлар, кызыклы, истә калырлык чаралар һәм киләчәктә дә дустанә хезмәттәшлек теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International