Без малайларга һәм кызларга Җиңү Көненең илебезнең барлык кешеләре өчен изге көн булып калуы һәм аның нинди югалтулар бәрабәренә яулануы турында сөйләдек. Сугыш елларындагы вакыйгалар һәм безнең өчен җир йөзендә тынычлык яулаган кешеләр турында тагын бер кат искә төшерү өчен бүген без бергә җыелуыбызны аңлаттык. Чарага килүчеләр Бөек Ватан сугышы елларында безнең күп кенә якташларыбызның югары хәрби бүләкләр алуы турында белделәр. Балалар авылыбыз кешеләре – якташ солдатлар альбомындагы хәрбиләр белән танышты.