Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Ютазы муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Район тарихы
Ютазы муниципаль районы башлыгы, Ютазы район Советы рәисе
Районның геральдикасы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Районның мактаулы гражданнары
Ютазы авылының 100 еллыгына багышлана
Район тормышы
Кадрлар сәясәте
Тематик бүлекләр
Район оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль контроль
Бюджеты куллану
Коррупцияга каршы көрәш
Комиссияләр
Рәсми мәгълүмат
Кулланучыларның хокукларын яклау
Ютазы районына - 25 ел
Документлар
Статус документлары
Ютазы районы Советының карарлары
Муниципаль район Башлыгы карарлары, боерыклары
Ютазы муниципаль районы Башкарма комитетының карарлары һәм боерыклары
Татарстан Республикасы Конституциясе
Регистры НХА
Коррупциягә каршы экспертиза
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Гражданнар мөрәҗәгатьләре
Интернет кабул итү
Халык мөрәҗәгатләрен күзәтү
Еш бирелә торган сораулар
Муниципаль hәм дәүләт хезмәтләр
Муниципаль районнар
Ютазы муниципаль районы
“Дубравушка”да сәламәт яшәү рәвеше пропагандалана
2012 елның 26 июле, пәнҗешәмбе
Кичә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге, мәгариф бүлеге белән берлектә, “Дубравушка”да ял итүче балаларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән чара әзерләгән.
Лагерьдагы икенче смена кичекмичә ахырына якынлаша - 28 июльдә балалар яраткан ял урыннарын калдырып китәчәк. Үсмерләр бу чорда көч тупладылар, алда торган уку елы алдыннан яңа дуслар һәм танышлар булдырдылар. Ә бүген аларга Урыссу үзәк район хастаханәсе баш табибының поликлиника буенча урынбасары һәм республиканың көньяк-көнчыгыш өлеше казые белән танышу мөмкинлеге туды. Ринат Фатыйхов үзенең чыгышын саннар һәм фактлар “боткасына” кормаган иде. Бүген ул балалар өчен теге яки бу начар гадәтнең начар нәтиҗәләрен күрсәткән фотографияләр белән слайд-шоу әзерләгән. Ул аларга комментарийлар ясады. Шуны әйтергә кирәк, чыгыш балаларга яхшы тәэсир итте. “Бәлки кемдер наркоманиянең, тәмәке тартуның һәм алкоголизмның әлеге ысулларына шелтә белдерер, аларны артык рәхимсез дип атар... Әмма алар эшли. Ризалашыгыз, хәзер сезнең арагыздан беркемнең дә тәмәке тартасы, спиртлы эчемлекләр кулланасы яки “энәгә утырасы” килмәс. Сез туктарга җиңел булып күренгән мавыгуларның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын аңларга тиешсез”, - дип сүзен тәмамлады Фатыйхов.
Марат хәзрәт Мәрданшин балалар белән гаилә кыйммәтләре темасына әңгәмә корды. Балаларга кызыклы булсын өчен бер ир-егет турында гыйбрәтле хикәят сөйләде. Ул балачактан бер күзе булмаган әнисеннән оялган һәм аны яратмаган. Аның үлеменнән соң гына малай кайчыга егылып, күрү сәләтен югалткач, әлеге әһәмиятле органны әнисенең нәкъ менә аның өчен корбан итүен белгән. Ул балаларны үз әти-әниләрен чиктән тыш яратырга һәм хисләрне чагылдырырга оялмаска чакырды. “Арагыздан берегезнең дә әти-әнисе алкоголь кулланырга яки тәмәке тартырга тәкъдим итмәгәндер бит? - дип мөрәҗәгать итте Марат хәзрәт балаларга. - Бу әти-әнинең сиңа тынычлык һәм игелек теләве, синең җиңүләреңә шатланулары һәм уңышсызлыкларыңа борчылулары өчен шулай. Сезгә тәмәке тартырга, аракы эчәргә һәм җиңелчә наркотик тәкъдим иткән иптәшегезне дус дип санамагыз. Ул сезгә игелек теләүче түгел. Ышаныгыз”.
Ахырда ял итүчеләр алдында “Мөстәкыйль балалар” проекты активистлары Полина Сухоносова һәм Альбина Миңневәлиева чыгыш ясадылар. Алар яшьтәшләренә проектның, волонтерлык эшенең өстенлекәре турында сөйләделәр.
Һәр чыгыш ясаучы балаларны спорт, уку һәм үзеңне үстерү белән актив шөгыльләнергә чакырды. Лаеклы киләчәккә юлда бу адымнарның ныклысы да инде. Балаларга сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау һәм наркомания, алкоголизм һәм тәмәке тарту профилактикасы буенча буклетлар тараттылар. Шунысы куандыра, чара тәмамланганнан соң, кайбер кызыксынган үсмерләр “Мөстәкыйль балалар” проектында кайчан һәм ничек катнашырга мөмкин булуы турында сорашып, оештыручылар янына килделәр. Сәламәт яшәү рәвеше даими рәвештә яшьләр арасында модага керү һәм бу куандырмый кала алмый.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
14
май, 2026 ел
Татарстанда яшәүчеләргә 2026 елда пенсия тупланмаларын ничек алырга
Пенсия акчаларын туплаган Татарстанлылар 2026 елда түләүләрнең өч вариантының берсенә дәгъва итә ала: вакыты чикләнмәгән тупланма пенсия, бер тапкыр бирелә торган түләү яисә сроклы түләү (билгеле бер срокка). Татарстан буенча Социаль фонд бүлеге мәгълүматлары буенча, быелның гыйнварыннан 1 500 татарстанлыга мондый түләүләр билгеләнгән һәм күчерелгән.
Татарстан Республикасы буенча Социаль фонд бүлеге хезмәткәрләре MAX мессенджерында 25 меңнән артык кешегә цифрлы ID урнаштырырга ярдәм итте
Цифрлы идентификаторны тоташтыру мөмкинлеге 2025 елның сентябрендә үк барлыкка килде. Шушы вакыт эчендә аннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы бүлегенең 25 000 клиенты файдалана алды. Аларның 13 меңгә якыны - пенсия яшендәге кешеләр, 4 меңгә якыны - инвалидлыгы булган гражданнар һәм тагын шуның кадәр үк - күп балалы ата-аналар.
13
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында 1,5 яшькә кадәрге балаларны карау буенча пособие түләүгә 24,2 млн нан артык акча күчерелгән
Яшь ярымга кадәрге балага пособиене баланың әнисе генә түгел, фактта бала караучы әтиләр, башка туганнары, шулай ук опекуннар да исәп тотарга хокуклы. Рәсми рәвештә эшкә урнаштырылган кешеләргә түләүне бала карау буенча ял белән бер үк вакытта рәсмиләштерәләр. Ә менә эшләмәүче гражданнарга социаль фондка үзләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Эшләмичә бала тәрбияләүче гражданнар өчен пособие күләме аена 10 669,64 сум тәшкил итә.
Татарстан Республикасында Бөек Ватан сугышы ветераннар бер үк вакытта ике пенсия ала
Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары бер үк вакытта картлык буенча иминият пенсиясе һәм дәүләт пенсия тәэминаты буенча инвалидлык буенча пенсия алырга мөмкин. Әлеге ике пенсиянең уртача күләме Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары өчен 63 мең сумнан артык тәшкил итә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз