“Бергәләп уйнау күңелле”

2019 елның 23 мае, пәнҗешәмбе

Җәй - балаларның ял итүе һәм аларның сәламәтлеген ныгыту өчен менә дигән вакыт. Җәй - ул саф һавада хәрәкәтчән уеннар, асфальтта рәсем ясау, балалар уен-көлкесе, музыка һәм җыр чоры.

Берничә ел дәвамында район мәдәният йорты хезмәткәрләре җәйге чорда һәр атна саен Гаилә паркында балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләрне ныгыту, аларны мәдәни ял итүгә һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатыннан кызыклы һәм гадәти булмаган конкурс-уен программалары үткәрәләр.

22 май көнне район мәдәният йорты хезмәткәрләре «Бергә уйнау күңелле» дип исемләнгән конкурс-уен программасы үткәрделәр. Балалар, «Торнадо” һәм “Звездочки” командаларына бүленеп, җитезлеккә, көчкә, тизлеккә, тупланганлыкка сынаулар үттеләр, шулай ук табышмакларга җаваплар эзләделәр һәм барысы да яраткан мультфильм геройларын таптылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International