Район башлыгы Рөстәм Нуриев эшче яшьләр белән очрашу үткәрде.
Хакимият бинасының актлар залында бүген район башлыгына сораулар бирү, үз проблемалары турында сөйләшү, аларны бергәләп хәл итү юлларын табу өчен бик күп егетләр һәм кызлар җыелган иде. Яшьләр җиткергән сораулар арасында күл буйларын, карьерларны, Ык елгасы яр буйларын чистарту буенча өмәләр үткәрү мөһимлеге; үз эшеңне башлау өчен ничек арендага җир алу; авылда спорт һәм балалар мәйданчыклары төзү мөмкинлеге, көллият төзү кебекләре бар иде. Яшьләрне "БАСЭТ" яңа предприятиесе станциясен төзү барышы кызыксындырды, анда экскурсия оештырырга карар ителде. Рөстәм Мидхәтович мондый очрашуларны формаль булмаган шартларда үткәрергә тәкъдим итте.