Хөрмәтле Ютазы районы эшкуарлары!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Россия эшмәкәрлеге көне белән котлыйм!
Бу - мөстәкыйль, җаваплы, иҗат итүче затлар, мөһим бурычларны хәл иткәндә, тәвәккәллектән курыкмаган кешеләр бәйрәме. Заманча икътисадны хәзер кече һәм урта бизнес предприятиеләреннән башка күз алдына да китереп булмый .
Эшкуарлыкны алга таба үстерү өчен уңай шартлар тудыру федераль, өлкә һәм муниципаль дәрәҗәдә хакимият органнары эшендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.
Бүген район халкы файдасына эшләп, сез иртәгәге икътисадны булдырасыз. Ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлеккә йөз тоткан эшегез бары тик сәламәт һәм гадел конкуренция шартларында гына уңыш китерә. Бюджетны тулыландыру, яңа эш урыннары булдыру, халыкны кирәкле тауарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итү – болар барысы да сезнең район динамикалы үсешендә катнашуыгызның аерылгысыз өлешләре.
Һөнәри бәйрәмегез көнендә сезгә иң катлаулы чорларда да уңышка ирешергә мөмкинлек биргән энергиягез, нәтиҗәле эшегез, инициативалы булуыгыз өчен рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез.
Алга таба да иминлек һәм тотрыклылык, шулай ук һәрберегезгә нык сәламәтлек, уңышка ирешү юлында ихтыяр көче телим.
Ютазы районы башлыгы Р. М. Нуриев