Бертуган славян изгеләре Кирилл һәм Мефодийны искә алу көненә багышланган бәйрәм. Ул Россиядә бердәнбер дәүләт-чиркәү бәйрәме, аны дәүләт һәм иҗтимагый оешмалар Рус Православие чиркәве белән бергәләп уздыра.
Славян әлифбасы гәҗәеп һәм ул бүгенге көнгә кадәр иң уңайлы язу системасы булып санала. Ә Кирилл һәм Мефодий исемнәре рухи батырлык символына әверелде.
Әлеге датаны бәйрәм итү көнендә Урыссуның 2 санлы мәктәбендә үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 сыйныф укучылары өчен «Первоучители добра, вероучители народа" дип аталган тарих сәгате үткәрделәр. Чара барышында балаларга “кириллица” барлыкка килү тарихы, агалы-энеле изгеләр Кирилл һәм Мефодийның тормыш юлы һәм эшчәнлеге турында сөйләделәр. Укучылар алфавитның ничек барлыкка килүен, “азбука”ның кайчан һәм кем тарафыннан төзелгәнен белделәр. Рус телен өйрәнүче һәр кеше үзенең хәтерендә беренче славян мәгърифәтчеләре, бертуган Кирилл һәм Мефодий - рухи батырлык символы булган «славяннарның беренче укытучылары" изге исемнәрен белергә һәм сакларга тиеш.