Чираттагы өй туе

2012 елның 30 июле, дүшәмбе
Узган атна ахырында бистәнең  Солнечный микрорайонында ике йорт үз хуҗаларын тапты.

Солнечный микрорайонында Россия Федерациясе Президентының "Бөек Ватан сугышы ветераннарын һәм аларның гаиләләрен торак белән тәэмин итү” Указы һәм Федераль законы нигезендә тагын ике йорт тапшырылды. Исегезгә төшерәбез, әлеге йортларны төзү 2011нче елның июлендә башланган иде.

Яңа йортның хуҗалары - Иске Урыссу авылыннан Бөек Ватан сугышы ветераны Габбас Гарифулла улы Галимов һәм аның тормыш иптәше Фәгыйлә апа. Алар бергә 62 ел гомер кичерәләр. Бер малай һәм ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Габбас абый гомере буе колхозда эшләп лаеклы ялга чыккан. Фәгыйлә апа тимер-бетон заводында эшләгән.

Ә икенче йортның  хуҗасы Подгорный бистәсеннән Әнвәрисә Муллагали кызы Хәбипова. Ул Бөек Ватан сугышы инвалиды Хәбипов Әсгать Закир улының тол калган хатыны. Әсгать абый туган авылында колхозда эшләгән, 1980нче елда вафат булган. Бүгенге көндә Әнвәрисә апа өч улы, алты оныгы һәм ике оныкчыгының тәрбиясендә, аларның игътибарларын тоеп яши. Габбас абый белән Фәгыйлә апа да, Әнвәрисә апа да яңа йортка куанып, балалары, оныклары белән тату гомер кичерәләр.

Район башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Нуриев яңа йортка күчүчеләргә  исәнлек-саулык теләде. Күрше йортларда яшәүче ветераннар белән бергә-бергә дус-тату итеп яшәргә язсын, - дип белдерде ул. Шулай ук тиздән йортка газ үткәреләчәген һәм таш юл салыначагын билгеләп узды.

Ветераннарның шатлыкларын уртаклашырга балалары һәм авыл җирлекләреннән дә вәкилләр килгән иде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International