2019 елның 30 маенда 14 сәгатьтән 17 сәгатькә кадәр “Бердәм Россия " партиясе рәисе Д. А. Медведевның Татарстан Республикасындагы Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә (Казан шәһәре, К. Маркс урамы, 31/7 йорт) Татарстан Республикасында торак-коммуналь хуҗалык белән бәйле мәсьәләләр буенча гражданнарны кабул итү уздырылачак.
Кабул итүне проектның төбәк координаторы, «Россия Пенсионерлар берлеге» иҗтимагый оешмасының Татарстан Республикасы буенча идарәсе рәисе Л. Н. Мишина, Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Н. В.Бутаева; Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары - Торак-коммуналь хуҗалык комитеты рәисе И. А. Гыйниатуллин; Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе башлыгы С. А. Крайнов үткәрәчәк.