Быел мәктәпне 16 яшь музыкант тәмамлады, шуларның алтысы кызыл дипломга лаек булды. Алар - пианистлар Якупов Адель һәм Ганиева Камилла, гитарачы Кошелев Дмитрий, фольклор бүлеген тәмамлаучы Җәләева Зарина, Данилова Рада һәм Бадыкшина Эльза. Гел бишлегә укучыларга мәктәпне тәмамлау турындагы документны Башкарма комитет җитәкчесенең социаль сораулар буенча урынбасары Джанна Волкова тапшырды. Баянчылар Петрова Снежана һәм Топорова Анастасия, гитарачылар Сабирҗанов Марсель, Катеев Владислав, Данилов Ян һәм Ихсанов Илгиз, фольклорчылар Насыйбуллина Элина һәм Нәбиуллина Милена, шулай ук пианиночы Гайнетдинова Карина һәм хор бүлеге чыгарылышчысы Садыйкова Алинә дә мәктәпне яхшы нәтиҗәләр белән тәмамлаган. Аларга таныклыкларны мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Хөсәенова тапшырды. Матур итеп бизәлгән залда бәйрәм кунакларыннан, укытучылардан, ата-аналардан җылы теләкләр күп яңгырады. Чыгарылыш сыйныф укучылары үзләре дә зур булмаган концерт әзерләгән иде. Тантаналы да, мәктәбебездә бишәр-алтышар һәм хәтта тугызар ел укыган балалар белән аерылышу дулкынландыргыч та булды. Уку елларында балалар үзләренең укытучылары җитәкчелегендә төрле конкурс лауреатлары һәм дипломантлары булдылар, күп нәрсәгә ирештеләр һәм безнең район мәдәниятенә шактый өлеш керттеләр. Хәерле юл, кадерле укучыларыбыз! Киләчәктәге иҗади тормышыгызда уңышлар сезгә!