Бердәм алдан тавыш бирү көнендә Ютазы районы территориясендә дүрт сайлау участогы – Урыссу бистәсенең “Восток” сәүдә-күңел ачу үзәгендә, “Олимп” спорт комплексында, Ютазы һәм Бәйрәкә авылы мәдәният йортларында иртәнге сигез сәгатьтә үз ишекләрен ачты.
Хисап участоклары кичке сигез сәгатькә кадәр сайлаучыларны кабул итәчәк. “Олимп” спорт комплексында урнашкан хисап участогында тормыш иртәдән үк кайный башлады. Сайлау участогы әгъзалары һәркемне ачык йөз белән каршы алды. Халыкның иртүк алдан тавыш бирергә килүе бер караганда аңлашыла да – якшәмбегә туры килгән сәяси вакыйгада гражданлык бурычын үтәп, ул шәхси эш-мәшәкатьләренә тыныч күңел белән алына. Өстәвенә, бит көне дә нинди – җылы һәм аяз. “Халыкның активлыгы безне сөендерә генә. Урыссулылар гаиләләре, балалары белән килә”, - диде “Восток” үзәгендә урнашкан сайлау участогы вәкиле Светлана Усманова. Әлеге хисап участогында район башлыгы Рөстәм Нуриев та үз тавышын бирде. Ютазы авылы мәдәният йортында урнашкан сайлау участогында да ишекләр ябылып тормады.
Алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 8 сентябрьдә булачак VI чакырылыш ТР Дәүләт Советына сайлауларга “Бердәм Россия” партиясеннән депутатлыкка кандидатлар исемлеге формалаштырыла.
Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, моңа кадәр әлеге процедура партия эчендә алдан тавыш бирү дип аталып, ябык формада үтә иде. Кандидатлар өчен тавыш бирүчеләрнең саны һәм персональ составы чикләүле һәм алдан ук билгеләп куела иде. Хәзер “Бердәм Россия” партиясе әлеге процессны ачык формада үткәрә.