Район үсешендә уңай юнәлеш тә, потенциал да бар

2019 елның 27 мае, дүшәмбе

Дүшәмбе көнне районның тормыш тәэмин итү хезмәтләре җитәкчеләре белән киңәшмә район башлыгы Рөстәм Нуриев рәислегендә узды.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Аяз Шафигуллин катнашучыларны авыл җирлекләрендә халыкның эшлекле активлыгын артуы, агросәнәгать тармагында соңгы елда продукция җитештерү тенденцияләре белән таныштырды. "Төзекләндерү" предприятиесе директоры Илшат Камалетдинов үзе җитәкләгән хезмәт коллективының агымдагы елның масштаблы планнары турында сөйләде. Район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева дәүләт йомгаклау имтиханнары һәм аларны тапшыру тәртибе турында мәгълүмат бирде.

Планерка күңелле миссия белән тәмамланды. Тормыш иминлеге нигезләре буенча Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призеры, Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысы Ильяс Вилданов һәм аның остазы Динар Вильданов район башлыгы грантына ия булдылар. Намуслы хезмәте һәм Ютазы районын төзекләндерүгә зур өлеш керткәне өчен Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе директоры Илшат Камалдинов район башлыгының рәхмәт хатына лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International