Агитбригада – кырда

2012 елның 31 июле, сишәмбе
Район мәдәният йорты артистлары составындагы агитбригада концерт программасы белән “Кәрәкәшле” һәм “Таң” хуҗалыкларында булды.

Традиция буенча урып-җыю кампаниясе барышында район игенчеләрен илһамландыруларын алар алга таба да дәвам итәчәк. Шушы көннәрдә “Таң” ҖЧҖ механик остаханәсендә механизаторлар игътибарына алар татарча җырлар җырладылар. Ә инде авыл хуҗалыгы производствосы эшчеләре үз эшләрен дәвам итте, моңлы көйләр аларга эшләрен башкарырга комачау итмәде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International