24 майдан Татарстан Республикасы Дәүләт техник күзәтчелек идарәсенең Ютазы муниципаль районы бүлеге районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең һәм крестьян-фермер хуҗалыкларының мал азыгы хәзерләү техникасының әзерлеген тикшерә башлады. Үзйөрешле мал азыгы хәзерләү комбайннары һәм ургычлар белән беррәттән, шулай ук печән әзерләү буенча машиналарның бөтен комплексы тәкъдим ителгән: чапкычлар, тырмалар, пресс-җыйгычлар һәм рулоннар ташу өчен тележкалар. Техник карау техниканы куркынычсыз эксплуатацияләү таләпләрен үтәү максатыннан уздырыла. Әлеге чарага Уңыш ҖЧҖ һәм Тукай исемендәге ҖЧҖ хуҗалыклары җаваплы якын килгән. Алар мал азыгы хәзерләү техникасын тиешле дәрәҗәдә әзерләгән һәм техник карау узган.