Онытылмас «Каравон»

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

25 май көнне «Каравон» рус халык җыры һәм рус фольклоры бәйрәме узды. Анда катнашу бәхете Иванаевская И. В. җитәкчелегендә безнең район вәкилләренә, Рус җәмгыяте рәисе А. А.Федоровага, «Истоки» рус халык хоры старостасына тиде.

Фестивальдә катнашучыларны ТР Дәүләт Советы Рәисе Ф. Х. Мөхәммәтшин сәламләде. Ул рус телен, мәдәниятен хөрмәт иткән, югары бәяләгән һәм яраткан кешеләрне егерме сигезенче очрашу белән котлады. Шул ук вакытта «Каравон» бәйрәменең елдан-ел Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен генә түгел, күпмилләтле Россиянең башка өлкә һәм шәһәрләрендә яшәүчеләре өчен дә искиткеч, гаять зур һәм әһәмиятле вакыйгага әверелүен билгеләп үтте.

Татарстан Республикасы мәдәниятенең аерым хезмәткәрләре бүләкләр һәм мактау кәгазьләре белән билгеләп үтелде, ә иң күренекле хезмәткәрләргә «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелде, шул исәптән Рус милли-мәдәни берләшмәсе вәкилләренә дә.

Кече составта «Истоки» хоры да концертта актив катнашты. Коллектив “Каравон”да катнашканы өчен Диплом белән бүләкләнде, бу күңелле сюрприз һәм көтелмәгән бүләк иде. Бәйрәм-конкурсның жюри әгъзалары тарафыннан мондый игътибар бик күңелле һәм дулкынландыргыч булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International