Фестивальгә «Искиткеч вожатый», «Ел активы», тимурчылык һәм яшь инспекторлар хәрәкәте, шулай ук «Минем инициатива»конкурсларының финалистлары җыелган иде.
"2019 елның иң яхшы әйдәманы» исеменә җиңел булмаган бәйгедә Урыссудагы 3 санлы мәктәп укучысы Карина Дубовик җиңү яулады!
Конкурс процедурасына отряд вожатыеның визит карточкасы, балалар белем бирү оешмасын белү тесты, зал белән уен, педагогик вазгыятьләр буенча кейс кертелгән иде.
Фестиваль ябылу тантанасында «Иң яхшы әйдәман» республика конкурсының финалистларын һәм җиңүчеләрен Россия укучылар хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге иҗтимагый хәрәкәте координаторы Руфинә Равил кызы Раззәкова бүләкләде.