Катнашучылар алдында юл хәрәкәте кагыйдәләре турында искәртеп, мәгариф бүлеге, ЮХИДИ, "Юл хәрәкәте иминлеге" ДБУ вәкилләре чыгыш ясады. Велосипедта йөрү кагыйдәләренә аерым игътибар юнәлтелде.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан очракта, 112 "кайнар линия" телефонына теләсә кайсы мобиль җайланмадан шалтыратырга мөмкин булуы турында хәбәр итте. Алар шулай ук янгын сүндергеч белән файдалану кагыйдәләре турында сөйләде, һәм һәр укучыга шартлы янгынны сүндереп карау мөмкинлеге бирелде.
Ярышларда 14-15 яшьлек укучылар катнашты, алар "Автошәһәрчек" не һәм "Велотехника"станциясен узды.