Урыссудагы 2 санлы мәктәптә район башлыгы Рөстәм Нуриев педагогик коллектив белән очрашты

2019 елның 30 мае, пәнҗешәмбе

Урыссудагы 2 санлы мәктәп педагоглары үзләрен барыннан да күбрәк борчый торган сорауларны район башлыгына җиткерде.

Аралашу җанлы әңгәмә форматында узды. Укытучылар күп проблемаларны күтәрделәр. Алар фикеренчә, балалар өчен яңа заманча җиһаз – парталар, урындыклар булмау иң мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора. Кабинетларда кирәкле җиһазлар юк. Шулай ук укытучыларны күп кенә сәләтле балаларның башка мәктәпләргә китүләре борчый. Бу, нигездә, әлеге уку йортында урта белем алу мөмкинлеге булмау белән аңлатыла. Педагоглар киләчәктә мәктәптә урта белем алуны тергезү мөһимлеге турында үз фикерләрен җиткерде . Шулай ук мәктәпне, җылыту системасын ремонтлау, яшь укытучыларның һәм кайбер педагогларның сәгатьләр аз булуга бәйле хезмәт хаклары түбән булуы, педагогларның эштән китү сораулары да күтәрелде. Рөстәм Нуриев тиз арада хәл ителергә тиешле иң актуаль проблемаларны контрольгә алды һәм, үз чиратында, икенче мәктәпнең укучылар өлгереше буенча беренчеләр сафында булуын, көчле педагогик состав белән дан тотуын билгеләп үтте. Шулай ук район башлыгы уку йортында уңышлы балалар санын арттыру өчен, педагогларга үзләрендә һәм укучыларда лидерлык сыйфатларын тәрбияләргә һәм үз алларына югары максатлар куярга кирәклеген ассызыклады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International