Марат Әхмәтов Татарстанның Ютазы районында булды

2019 елның 31 мае, җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов язгы кыр эшләренең барышы белән танышу максатыннан республиканың Ютазы районында булды.

Кырларны караганнан соң, Марат Әхмәтов Ютазы районы башлыгы Рөстәм Нуриев, хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә ярдәм итү буенча дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләде һәм район халкының сорауларына җавап бирде.

Ютазы районына эш сәфәре барышында Марат Әхмәтов шулай ук А. Ә. Вафауллин крестьян-фермер хуҗалыгының терлекчелек фермасында булды. Анда 700 баштан артык мөгезле эре терлек асрала, шулай ук 250 башка исәпләнгән яңа комплекс төзелә башлаган. Министр фермада терлекләрне ашату һәм асрау технологиясенә югары бәя бирде һәм районның киләчәгенең интенсив терлекчелектә булуын билгеләп үтте.

Марат Әхмәтов шулай ук районда язгы кыр эшләрен оештыруга уңай бәя бирде, халык белән булган проблемалар һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышты, авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә дәүләт ярдәме чараларын гамәлгә ашыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү буенча актуаль сорауларга җавап бирде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек министрлыгының матбугат хезмәте.

http://yutazy.ru/news/aktual/marat-khmtov-yutazy-rayonyna-met-beln-karyy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International