“Нур” кырларында алты комбайн эшли

2012 елның 1 августы, чәршәмбе
Бүген басуларга алты комбайн чыкты. Шулай ук бер Нью Холланд тракторын сатып алганнар.Менә инде ничә еллар дәвамында комбайннар белән тәҗрибәле комбайнчылар Мәүзир Латыйпов, Ришат Фәррәхов, Рөстәм Касыймов, Марсель Гарипов, Рәфис Ямаев һәм Линарис Кәтиев идарә итәләр. 77 гектар мәйдандагы солы кырларында эш темпы хәтта авыл хуҗалыгыннан ерак булган кешене дә тәэсирләндерә. Тукано 4300 бөртеклеләр уру комбайны белән идарә иткән Фәррәхов туктап тормый диярлек. Тулган бункерга оператив рәвештә КамАЗ килеп кыска вакыт эчендә кузовны яңа уңыш белән тутыра һәм аны ындырга ташый. Нью Холландта эшләүче Латыйпов та шул ук эш белән мәшгуль. Комбайннар шул рәвешле көйләнгән: солы саламы шунда ук вакланып, туфрак ашламасы сыйфатында чәчелә. “Нур” КФХ агрономы Илгизәр Галәвиев сүзләре буенча, солыны урып-җыю кичкә тәмамланачак һәм комбайнчылар арпага керешәчәк, чөнки аны урып-җыю инде тулы көчкә бара. Иң мөһиме, ди ул, бөртеклеләрнең дымлылыгы моңа  мөмкинлек бирсен. Параллель рәвештә 82 гектар мәйдан биләгән суданканы урып-җыю бара. Хуҗалыкның  планнарында - берничә көннән соң бодайны урып-җыюга керешү, аның башаклары әле тулышып җитмәгән. Әлеге культура  төре биредә 4 мең гектарны тәшкил иткән бөтен сабан культуралары басуының өчтән бер өлешен алып тора. Уңыш яхшы: бер гектар солыдан – 18һәм арпадан - 26 центнер.

Быел бөртеклеләрне сатып алу бәясе лаеклы булыр дип көтелә. Республика буенча өченче класслы бодайның тоннасын 6 мең сумга сатып була. Кайбер районнарда бәя моннан да югары. Хуҗалыкның склад биналары яңа уңышны кабул итүгң тулысынча әзер. Монда бөртеклеләр кабул ителеп кенә калмыйча, шулай ук чистартыла да. Иң мөһиме - яхшы һава торышы. Шулай булганда, уракны оптималь уңайлы агросрокларда тәмамларга була”, - дип сүзен йомгаклады “Нур” крестьян-фермер хуҗалыгы башлыгы Сирин Галиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International