Сабан туе - татар халкының традицион да, борынгы да һәм шул ук вакытта яңа да халык бәйрәме. Хезмәт бәйрәмендә татар халыкының матур гореф-гадәтләре, аның җырлары, биюләре берләштерелә. Бәйрәм башланганчы бер-ике атна кала җиңүчеләр өчен бүләкләр җыю "Сөрән сугу - Ай, рәхмәт” йөреше башлана. Яшь егет һәм кызлар авыл буйлап булачак җиңүчеләр өчен бүләкләр җыя: чигүле яулыклар һәм сөлгеләр, ситса кисәкләре, тавык йомыркалары. Ә иң мактаулы бүләк булып милли бизәктә чигелгән сөлге санала, ул символик мәгънәгә ия һәм аның белән бернинди кыйммәтле бүләкләр дә тиңләшә алмый. Шуңа күрә кызлар, яшь киленнәр элек-электән кыш буена бүләк әзерләгәннәр -тукыганнар, теккәннәр, чиккәннәр. Бүләкләр җыю, гадәттә, күңелле җырлар, мәзәкләр белән үрелеп бара, ә бүләкләр озын колгага бәйләнә. Халкыбызның гореф-гадәтләре безнең көнгә кадәр килеп җитте. 30 майда район мәдәният йорты артистлары Урыссу бистәсе һәм Байлар авылы урамнарында "Ай, рәхмәт" йөреше белән бүләк җыярга чыкты. Күңелле җырлар һәм биюләр үтеп баручыларның кәефен күтәрде. Татар халкының үз милли гореф-гадәтләрен онытмавы бик куанычлы күренеш. Яшәүчеләр кыр батырлары өчен дә, Сабан туе ярышларында җиңүчеләр өчен дә төрле бүләкләр алып чыкты