Бу атнада авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары арасында матди-техник базаны үстерүгә грантлар алуга үткәрелгән конкурска йомгак ясалды. Бу уңайдан Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча барлыкка килгән вәзгыять турында сөйләде.
"2015 елдан авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларына матди-техник базаны үстерүгә грантлар рәвешендә дәүләт ярдәме чаралары бирелә. Шул чордан башлап, 2019 елны да кертеп, 64 авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы 740,3 млн. сум күләмендә грант ярдәме алган. 212 эш урыны булдырылган. Сөт, ит, яшелчә эшкәртү, катнаш азык, крахмал җитештерү, шулай ук терлек чалу пунктлары төзү, җиләк-җимеш культураларын эшкәртү цехларын модернизацияләү һәм җиләк - җимеш саклау урыннары төзү буенча проектлар гамәлгә ашырыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов.